Яңалыклар

Халыкара “Россия — Кытай” форумында БРИКС илләренең спорт уеннарын тәкъдим иттеләр

Олег Матыцин бар дөнья спортчыларын БРИКС Уеннары-2024 тә катнашырга чакырды

Матч ТВ телеканалы БРИКС илләренең спорт уеннарын күрсәтәчәк

Дмитрий Чернышенко һәм Игорь Левитин 2024 елда узачак БРИКС Уеннарының оештыру комитеты утырышын уздырды

Казандагы БРИКС Уеннарына медиа өчен аккредитация 18 мартта башлана

БРИКС Уеннарының талисманы леопард Бриксик булачак

«БРИКС Уеннарындагы спорт дуслыкны ныгыту коралы булачак»

«БРИКС илләре Уеннарының киләчәге якты!»

Сатуга Казанда узачак БРИКС Уеннары 2024 беренче билетлары чыкты!

Олимпия чемпионнары Софья Великая һәм Илья Захаров БРИКС Уеннары илчеләре итеп сайланды

БРИКС Уеннарына 10 мең билет сатылган

БРИКС Уеннары 2024 – 10 нчы юбилей Ак Барс Банк Казан марафонының партнерлары

Filatov & Karas һәм Лев Лещенко Казанда узачак БРИКС илләре уеннары 2024 рәсми җырын башкарачак

Likee – БРИКС Уеннарының рәсми мәгълүмати партнеры

Дмитрий Чернышенко: БРИКС илләре уеннарында катнашачагын инде 97 ил раслады

БРИКС Уеннарында катнашу өчен Казанга Венесуэладан 40 артык спортчы килде

Универсиада Авылында тантаналы рәвештә БРИКС Уеннары 2024 катнашучыларын каршы алдылар

Светлана Колесниченко һәм Александр Мальцев — Казандагы БРИКС Уеннарының беренче чемпионнары

БРИКС илләре уеннары: беренче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: икенче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: өченче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: дүртенче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: бишенче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: алтынчы ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: җиденче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: сигезенче ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: тугызынчы ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннары: тугызынчы ярыш көне нәтиҗәләре

БРИКС илләре уеннарында соңгы медаль комплектын уйнаттылар

БРИКС илләренең Спорт Уеннары 2024 тәмамланды

Казанда БРИКС илләре уеннарына йомгак ясадылар